ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия «Апуш» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе игълан итте
Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия «Апуш» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе игълан итте

Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия «Апуш» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе игълан итте

Агымдагы елның 4 маеннан 20 июненә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия халыкларының бердәмлеге елы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы игълан иткән Габдулла Тукай елына багышланган Бөтенроссия «Апуш» дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләре бәйгесе уздырыла.

Бәйгенең төп максатлары: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, дәрестән тыш чараны оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын, яшь буында татар халкының күренекле шәхесләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру аша актив тормыш позициясен булдыруны һәм үз халкына карата горурлык хисе тәрбияләүне стимуллаштыру.

Бәйгедә укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша ала. Катнашу бушлай. Эшләр татар телендә кабул ителә. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.

Бәйгегә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган татар телендә дәрестән тыш чараның методик эшләнмәләре җибәрелә. Катнашучыларның яше һәм педагогик стажы буенча чикләүләр юк.

Бәйге дистанцион форматта үтә. Эшләр 2026 елның 25 маена кадәр magarif.komitet@gmail.com адресына кабул ителә.

Бәйгенең шартлары биредә: АПУШ бәйгесе нигезләмәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*