Корбан бәйрәме быел Татарстанда 27 майда билгеләп үтеләчәк – бу көн ял көне дип игълан ителде. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары үтәчәк. Гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Казанда гает намазына сәгать 2:15тә җыелачаклар.
Аннары махсус билгеләнгән мәйданчыкларда өч көнлек корбан чалу башланачак. Быел Татарстанда корбан нисабы 100 000 сум дип билгеләнгән. Казанда барлыгы 17 корбан чалу мәйдәнчыгы булачак. Хәзер аларны санитар таләпләргә туры китереп әзерлиләр. Быел язын илнең төрле төбәкләрендә хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле, санитар кагыйдәләр көчәйтелгән.
Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм тугрылык, иман һәм шәфкать символы. Ислам риваяте буенча, Ибраһим пәйгамбәр төшендә Аллаһы Тәгаләдән үзенең улы Исмәгыйльне корбан итү турында боерык ала – бу аның иманын сынау була. Ул Аллаһының әмерен үтәргә әзер булганда, корбан сарыкка алыштырыла.