ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда Минсәет Тазетдинов истәлегенә көрәш турниры үтте
Шыгырданда Минсәет Тазетдинов истәлегенә көрәш турниры үтте

Шыгырданда Минсәет Тазетдинов истәлегенә көрәш турниры үтте

Шыгырдан авылында күренекле милләттәшебез, Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы егете, Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Тимергали улы Тазетдинов истәлегенә XXXVI нчы татар көрәше буенча республикакүләм ачык турнир узды.

Бөек көрәшче Минсәет Тазетдиновны хөрмәт итеп, турнирга күп санлы кунаклар, күренекле милләттәшләребез, танылган шәхесләр, спортчылар, аның дуслары, туганнары һәм авылдашлары килделәр. Турнирда Россиянең 5 төбәгеннән 180нән артык көрәшче катнашты. Аларның һәркайсы келәмгә дан өчен түгел, ә Бөек көрәшче эшен дәвам итү өчен чыкты.

Шундый зур, төбәкара турнирны оештыруда ярдәм иткән Минсәет әфәнденең дусларына, туганнарына, авылдашларына, турнирны үткәрергә ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга, кунакларга һәм әлбәттә , тренерларга Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе зур рәхмәт белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*