Бүген, 6 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәреннән килгән делегация белән очрашты.
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәренең “Чулпан” мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов җитәкчелегендәге делегация составында мәчет каршында эшләп килүче татар якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр булды. Биредә өлкәннәр белән беррәттән яшь буын вәкилләре да теләп йөри. Бу мәктәп җирле татар җәмгыяте өчен дини һәм милли-мәдәни үзәк булып тора.
Делегация әгъзалары Казанга килү, татар дөньясы белән якыннан танышу, театрга бару шатлыклары белән уртаклашты. Араларында тәүге тапкыр башкалада булучылар бар иде. Алар Казанның тарихи урыннары белән дә танышканнар, Изге Болгар җиренә дә сәяхәт кылганнар.
Очрашу барышында Марс Тукаев конгрессның эшчәнлеге һәм планнары белән таныштырды. Төбәкләрдә узучы Сабантуйларга, бөек шәхесләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә байкау ясады. Бөтендөнья татар конгрессының татарларны барлау, берләштерү буенча алып барылган эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук төбәкләрдә күп юнәлешләр буенча татар оешмалары эшләвен һәм аларның конгресс белән бәйләнештә торуын, тыгыз хезмәттәшлек итүен ассызыклады.
Очрашу ахырында кунакларга бүләк итеп китаплар тапшырылды. Бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Ильфира Нигъмәтуллина.





