Балтач үзәк китапханәсендә Татарстан китап нәшрияты яңа, масштаблы «Татар китабы» бәйгесенә багышланган очрашу булды. Очрашуда Ләйсән Миннуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рәмзия Шакирова, Луиза Шарова, Рөстәм Насыйбуллин, Рәҗәп Бәдретдинов катнашты.
Китап язу турында, авторлар белән аралашуга корылган чарада әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты.
Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, «Татар китабы-2026» әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.
«Татар китабы-2026» проекты заманча әдәбиятның иң яхшы вәкилләрен ачыклау һәм республикабызның яшь талантларына ярдәм итү максатыннан оештырыла. Конкурсның төп номинацияләре: «Яңа исем» (ел дебюты); «Иң яхшы әдәби әсәр кергән китап»; «Иң яхшы нон-фикшн китап»; «Иң яхшы балалар китабы»; «АЛГА буыны»: яшүсмерләр өчен китап; «Елның иң күп сатыла торган китабы»; «Аrt-китап»: автор бизәлешендәге уникаль басма; «Татарстан халыклары китабы»: Татарстанда яшәүче халыклар телләрендәге басмалар; «Ел китабы» – мөһим иҗтимагый вакыйга булган китап.
Конкурс берничә этаптан тора. Башта төрле районнарда очрашулар үткәреләчәк. Гаризалар кабул итү 2026 елның 1 июненнән башланачак. Нәтиҗәләр 2027 елның февралендә ясалачак.