Төрле илләрдә һәм төбәкләрдә уздырылучы Халыкара Сабантуй – татар халкының милли бәйрәмен дөньякүләм дәрәҗәдә популярлаштыручы чара. Ул татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен һәм спорт уеннарын чит төбәкләрдә яшәүчеләргә җиткерә, халыклар дуслыгын ныгыта. Ул ике елга бер оештырылып, аның беренчесе – Казахстанның Семей шәһәрендә, икенчесе Омск шәһәрендә узган булса, ә менә өченчесен агымдагы елның 6-7 июнендә Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Сургут шәһәрендә уздыру планлаштырыла.
Сабантуйны үткәрүдә җаваплы һәм аның инициаторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы.
Бу җәһәттән бүген Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында милли бәйрәмне оештыру комитетының утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты баш референты Азат Садриев, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов катнашты. Җыелышка Ханты-Манси автономияле округы – Юграның губернаторы урынбасары Азат Ислаев җитәкчелегендәге делегация килде. Видеоэлемтә аша бәйләнеш оештырылып, кабул итүче як – Ханты-Манси автономияле округы хөкүмәте, Сургут шәһәре хакимияте һәм урындагы татар иҗтимагый оешмалары катнашты. Алар бәйрәмне оештыру буенча фикер алышты, тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Әлеге чара Иртыш Сабантуе дип исемләнгән. Иртыш елгасы Кытайдан башлап, Казахстан, Омск һәм Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы аша уза. Сабантуйга бу төбәкләрнең һәрберсеннән делегацияләр килүе көтелә. Бу бәйрәм округта яшәүче халыкларның дуслыгын ныгыту, мәдәниятләрен саклау максатыннан үткәреләчәк.
III Халыкара Иртыш Сабантуе – язгы кыр эшләре тәмамлануның киң колачлы татар бәйрәме. Әлеге чара Россия, Казахстан һәм Кытай төбәкләрен берләштерә, Иртыш елгасы буенча элемтәне символлаштыра һәм милли уеннарны һәм көрәшне, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне үз эченә ала.
Ильфира Нигъмәтуллина.





