ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / XXXV Дөньякүләм әдәби марафон нәтиҗәләре билгеле
XXXV Дөньякүләм әдәби марафон нәтиҗәләре билгеле

XXXV Дөньякүләм әдәби марафон нәтиҗәләре билгеле

Апрель аенда әдәби марафон проектында Италиядән, Үзбәкстаннан, Россиянең 22 шәһәре һәм төбәгеннән, Татарстанның 43 шәһәре һәм районыннан барлыгы 2028 әдәбият сөюче катнашырга теләк белдерде. Балалар һәм яшүсмерләр саны буенча да XXXV #ӘдәбиМарафон шактый югары күрсәткеч бирде – 500 дән артык баладан 415 бала (барлык катнашучыларның 1/4 өлеше) проектның финалына барып җитә алды.

Республиканың иң күп әдәбият сөючеләре Татарстанның Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Түбән Кама, Сарман, Балык Бистәсе районнарында, Казан белән Яр Чаллы шәһәрләрендә яши. Татарстаннан кала проектта иң актив катнашкан төбәкләр – Башкортстан Республикасы, Самара, Ульяновск, Саратов өлкәләре һәм Санкт-Петербург шәһәре. Марафонның киләсе сезоны 1 июльдән башланачак.

Җиңүчеләр/финалистлар/катнашучылар исемлеге Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында урнаштырылган: https://tat-i.net/tt/finalistlar-35

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*