ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай мәктәбендә “Милли мәдәниятләр салават күпере” фестивале узды
Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай мәктәбендә “Милли мәдәниятләр салават күпере” фестивале узды

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай мәктәбендә “Милли мәдәниятләр салават күпере” фестивале узды

Түбән Новгород өлкәсенең  Сафаҗай мәктәбендә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган “Милли мәдәниятләр салават күпере” фестивале узды.

Дөнья чынлап та төсле салават күперенә охшаган, андагы һәр төс – уникаль традиция. Фестивальгә дин әһелләре: Пильна округы благочинные, иерей Родион Кәримуллин һәм 3 нче мәчет мулласы Рөстәм Каюмов чакырылган иде. Руханилар күп милләтле округта конфессияара мөнәсәбәтләрне һәм бердәмлекне ныгытуда, бигрәк тә хәзерге заман шартларында, мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады.

Аннары Курмыш, Деяново һәм Сафаҗай урта мәктәпләре укучылары илебезнең һәм дөньяның биш төрле почмагына чын сәяхәт ясап, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтте.

Фестивальдә катнашучылар татар халкының дәртле көйләрен һәм хәрәкәтчән уеннарын, мордваларның борынгы йолаларын һәм көйле телләрен, русларның киң күңеллелеген һәм кунакчыллыгын, чегәннәрнең утлы ритмнарын һәм ялкынлы биюләрен, якутлар яшәгән Төньякның кырыс матурлыгын һәм риваятьләрен яктыртты. Сәхнәдә һәм аның тирәсендә ниләр генә булмады: балалар милли уеннар уйнады, җитезлектә һәм тапкырлыкта ярышты, халык биюләре элементларын күрсәтте.

Мәдәниятне милли ризыкларсыз күз алдына китереп булмый.  Милли ризыкларны презентацияләгәндә һәркемнең аппетиты кабынды! Монда татар пәрәмәче дә, рус коймагы да, якут салаты да, хуш исле мордва тәм-томнары да, чегән рулеты да бар иде.

“Фестиваль бер сулышта узды! Балаларның төрле халыклар мәдәнияте белән кызыксынуын, шатланып танышуларын күрү сөендерде. Укучылар  традицияләрне күрсәтеп кенә калмады, алар уеннар, биюләр һәм сый-хөрмәт белән үрелеп барды. Бу якты, тәмле һәм күңелле бәйрәм өчен зур рәхмәт! Әлеге фестиваль милләтара дуслыкны формалаштыруда кыйммәтле тәҗрибә”, – дип уртаклашты хисләре белән Деяново мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Татьяна Мурзинская.

Төрле халыклар булсак та, төрле телдә сөйләшсәк тә, бергә бик кызык булганны балалар исбатлады, моның өчен аларга чиксез рәхмәт! Халыклар дуслыгы нәкъ менә мәктәп эскәмиясеннән башлана.

Зөлфия ЗАРИПОВА, Сафаҗай мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*