Чувашияның Шомыршы МО Байтирәк авылында мәчеткә яңа манара күтәрделәр.
Мәчет- авыл күрке! Аның манарасы әллә каян юлчыларга хәерле юл, халыкка бәрәкәтле тыныч тормыш теләп балкып тора.
Мәчет манарасын күтәрү — изге гамәл, ул иманның һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның символы. Манара азан әйтү, ягъни намазга чакыру өчен төзелә. Бу эш мөселманнар өчен бик саваплы, чөнки азан тавышы белән мәчеткә кешеләрне чакыру — җәмәгать өчен файдалы эш.
Манара төзүне оештыручыларга, әлеге изге эштә катнашучыларга, үзләренең садакалары белән ярдәм итүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын! Нинди ният белән эшләнгән булса, шул изге теләкләренә ирешергә насыйп итсен. Гаиләләренә тынычлык, малларына бәрәкәт, мәхәлләләренә бердәмлек бирсен! Аллаһы Тәгалә аларның иманнарын арттырсын, ике дөнья бәхете белән сөендерсен!
Чыганак: Чувашстан татарлары