ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең “Иман” Татар яшьләре берлеге саваплы очрашу оештырды
Удмуртиянең “Иман” Татар яшьләре берлеге саваплы очрашу оештырды

Удмуртиянең “Иман” Татар яшьләре берлеге саваплы очрашу оештырды

Удмуртия Республикасы “Иман” Татар яшьләре берлеге вәкилләре Ижауның “Росток” социаль-тернәкләндерү үзәгендә булып кайттылар.

Берлек рәисе Азалия Хәйзуллина “Татар кызы” конкурсында катнашучы кызлар Алина Большакова, Алина Сабирҗанова, Алия Фәррахова һәм “Татар кызы” җиңүчесе Айсылу Ишалина белән очрашу оештырды.

Азалия Хәйзуллина балаларга Татар яшьләре берлеге турында сөйләде, уеннар уйнаттырды, хәтта татарча сүзләр кулланып, үзләре белән таныштырырга өйрәтте.

Аннары кызлар татар биюен башкардылар һәм үзләре турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып һәм көчле алкышлар белән катнашучыларның конкурстагы чыгышларын карады. Бию ахырында чын чәкчәк чыгарылуы барысын да сөендерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*