11 майда Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә, Хажи Бәйрәм Вәли Университетында докторантура дипломнарын тапшыру тантанасы булды.
Якташыбыз, Казан татары Әминә Айгистованың «Казан татарлары халык музыкасы контекстында Салих Сәйдәшевнең вокаль иҗаты» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклады. Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк: татар музыкаль мәдәниятенә багышланган докторлык диссертациясе Төркиядә беренче тапкыр якланды, бу фәнни вакыйга Россия-Төркия мәдәни диалогын үстерү һәм халыкара академик элемтәләрне ныгыту өчен аерым әһәмияткә ия.
Фәнни эш экспертлар, галимнәр һәм университет җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Бу эш татар халкының бай музыкаль мирасын саклау, өйрәнү һәм халыкара дәрәҗәдә популярлаштыруга, шулай ук күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнүгә җитди өлеш кертә. Диссертация яклау Россия һәм Төркия арасында мәдәни күперләрне ныгытуга, мәдәниятара хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм татар мәдәниятен халыкара аренада алга этәрүгә ярдәм итә.
Тантанада Төркиянең фәнни һәм мәдәни бергәлеге вәкилләре, Хажи Байрам Вели Университеты җитәкчелеге, Төркиянең Гаилә һәм социаль хезмәтләр министры урынбасары Леман Енигюн, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев, Әнкарадагы Казан татарлары мәдәнияте һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Фуат Тиниш, шулай ук Искешәһәр шәһәренең татар җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тантанада Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев һәм Илгиз Мөхетдинов та чыгыш ясады. Алар башкарган Салих Сәйдәшев әсәрләре һәм татар халык җырлары мәдәни хезмәттәшлекнең якты символы булды.