«Җәлил турындагы китап — бер кеше тарихы гына түгел. Миңа йөзләрчә кешедән намуслы, саф исемнәрен кайтаруда булышкан өчен рәхмәт хатлары килде. Шунда кирәкле, яхшы эш башкарганымны аңладым». Рафаэль Мостафинның бу сүзләре бүген, 13 майда, Баулы мәдәният сарае сәхнәсеннән яңгырады. Биредә язучы-публицист, әдәбият галиме, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреатының тууына 95 ел тулу уңаеннан «Хакыйкать эзеннән» дип аталган аны искә алу кичәсе узды.
Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина ачып җибәрде. Россиянең атказанган укытучысы, язучының сеңлесе Светлана Гөбәйдуллин абыйсы турындагы истәлекләре белән бүлеште. Татарстан Язучылар берлегеннән Баулыга Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр, шагыйрәләр Миңзифа Әхмәтшина һәм Гүзәлия Галләмовалар килгән иде.
Кичәнең сценарие (авторы Фәридә Зиярова) Рафаэль Мостафин биографиясенең кызыклы фактларына корылган иде. Ул әдәбият үсешенә зур өлеш керткән әдип. «Литература и жизнь» газетасы корреспонденты, Казан телестудиясенең нәфис программалар баш редакторы, Татарстан Язучылар берлеге җаваплы сәркатибе, «Казан утлары», «Татарстан» журналларының баш мөхәррире, Казан университетының журфагы мөгаллиме булып эшләгән, 36 китап чыгарган, аларның гомуми тиражы 1,26 миллион данә.
Равил Сабыр кичәдә катнашучыларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән сәламләде.
— Мин үземне Рафаэль абыйның укучысы дип саныйм, — дип дәвам итте Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе. — Беренчедән, ул безгә журфакта лекцияләр укыды. Кайвакыт Җәлил биографиясеннән китапка кертеп булмый торган шактый кызыклы фактларны да сөйли иде. Икенчедән, дәүләт имтиханын мин нәкъ менә аңа тапшырдым, ул миңа 4ле куйды. Өченчедән, мин әле каләм тибрәтә башлаган гына вакытларда, беренче курс булгандыр инде ул, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенә ошатып «Синең белән һәм синнән башка» дип аталган, беренче мәхәббәт турында эпистоляр жанрда язылган «әсәремне» дип әйтик инде, иң беренче булып Рафаэль абыйга күрсәткән идем. Мин аның өчен кем инде? Баш катырып йөрмә, дисә дә бернишли алмыйсың. Ләкин ул алай димәде, минем кулъязманы портфеленә салып куйды һәм үзенең эш урынында очрашу вакытын билгеләде. Мин килдем, ул минем текстны тулысынча сүтеп җыйды, яхшы якларын, җитешеп бетмәгән урыннарын күрсәтте, киңәшләрен бирде. «Бу әле басарлык әсәр түгел, тик син язуыңны ташлама, синдә язучы оеткысы бар, киләчәктә яхшы прозаик булып китә аласың», — диде. Әгәр Рафаэль абый шул чакта миңа ышанмаган булса, менә бу роман да булмас иде, — дип Равил Сабыр кулындагы «Фәхрине үтереп ташладылар» китабын күрсәтте. Ул әлеге басманы һәм «Татнефть»нең «Рухият» нәшрияты 2025 елда бастырып чыгарган китапларны Баулы үзәк китапханәсе директоры Лилия Фәхриевага тапшырды.
Шунысын да искәртик, Рафаэль Мостафинның соңгы китапларының берсе репрессияләнгән татар әдипләренә багышланган. КГБ архивларында ул күп кенә татар язучыларының документларына тап була. «Шул чорның кансызлыгын, кешеләрнең явызлыгын, системаның мәгънәсезлеген күреп, мин безнең татар әдәбиятының фаҗигасын аңладым» — дигән язучы бер интервьюда.
Әлбәттә инде иҗатының төп темасы — Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы.
«Җәлил турындагы китап — бер кеше тарихы гына түгел. Минем үз алдыма куйган тагын бер үтә дә мөһим бурычым бар иде. Фашистларның коточкыч концлагерьларыннан исән калганнарны Сталин лагерьларына җибәреп, аннан чыккач та җаваплы вазифаларга билгеләмичә, алар үз ватаннарында мөртәт саналып, күп җәбер-золымга дучар ителделәр. Җәлил шәхесе ярдәмендә минем аларга да булышасым килде. Беренче язмаларым басыла башлагач, миңа йөзләрчә кешедән намуслы, саф исемнәрен кайтаруда булышкан өчен рәхмәт әйтеп хатлар килде. Шунда мин үземнең кирәкле, яхшы эш башкарганымны аңладым», — дип язган әдип.
Кичәдә шулай ук аның кызы Асия һәм улы, Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты мөгаллиме Марат Мостафин чыгыш ясадылар. М. Мостафин әтисенең соңгы китабы язылып бетмәгәне турында сөйләп узды. Ул Казанның җир асты юллары турында сөйли.
«Әгәр яшь язучыларның берәрсе бу темага алынып әти башлаган эшне азагына кадәр башкарып чыкса, бер дә шикләнмим, андый китап шундук бестселлерга әйләнер иде. Аны тарихчылар да, казанлылар да, төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән туристлар да бик рәхәтләнеп укыр иде», — дип саный Марат Мостафин.
Баулының 6нчы урта мәктәбендә менә инде 55 ел дәвамында М.Җәлилгә багышланган музей уңышлы эшләп килә. Биредә Рафаэль Мостафинга багышланган бүлек тә бар. Моңардан тыш язучы мөгаллим булып хезмәт куйган Баулының 1нче мәктәбендә укытучылар коллективы тырышлыгы белән Рафаэль Мостафинның әдәби музее булдырылган. Биредә аның шәхси әйберләре байтак, архивыннан кулъязмалары, хатлары саклана. Баулыда туып әдәбиятта зур үрләр яулауга ирешкән язучыны якташлары һичкайчан онытмас, аның иҗатын буынга буынга тапшырып барырлар дип ышанасы килә.
Резедә Шәмсуллина.
Чыганак: sptatar.com