Омски шәһәренең 30 еллык Җиңү паркында Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл кую планлаштырыла. Кичә шәһәр советында бу фикерне депутатлар хуплады.
Элегрәк бюстны Халыклар дуслыгы скверында урнаштырырга теләгәннәр иде. Шулай ук һәйкәл өчен урын буларак Герцен һәм Рабинович урамнары киселеше һәм 4нче линия һәм Октябренең 10 еллыгы урамнары киселеше каралган иде. Яңа урын буларак Җиңү паркы сайланды. Ул иң уңышлы вариант буларак кабул ителде.