XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин белән үзара хезмәттәшлек турында килеште.
Ике республика арасында милли, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү күздә тотыла. Шулай ук Донецк республикасындагы милләттәшләребезне татар телендә китаплар, дәреслекләр белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү, татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу, республикада яшәүче татарларны милли тормышка җәлеп итү күздә тотыла.