Казанда “Шиһабетдин Мәрҗани укулары” XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Быел укулар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Тwп тема – диндә ватанпәрвәрлек һәм гражданлык үсешенә. Конференциягә дин әһелләре, көнчыгыш галимнәре, тарихчылар, ислам белгече, теологлар һәм этнологлар чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев конференциянең пленар утырышында катнашты. Ул 8 майда Россия Президенты Владимир Путинның 2036 елда Габдулла Тукай тууына 150 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү турында указга кул куюы турында хәбәр итте.
Татар халкының ватанпәрвәрлеге турында сөйләгәндә, Васил Шәйхразыев Тукайның шигырь юлларын китерде: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез.». Шулай ук ул шагыйрьнең: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып», – дигән сүзләрен искә төшерде.
Васил Шәйхразыев Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Равил хәзрәт Гайнетдиннең эшчәнлеген билгеләп үтте һәм Мәрҗани укуларын Казанда даими үткәргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Татар-информ» МА