ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Җыен делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар
Җыен делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар

Җыен делегатлары Казан мәчетләрендә җомга намазын укыдылар

Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены башланды. Форум делегатлары Казанның “Татарстан”, “Мирас”, “Амакс Сафар”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә теркәлү уздылар. Форум эшендә илебезнең 78 төбәгеннән – Калининград шәһәреннән Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1 меңнән артык делегат катнаша.

Теркәлү узганнан соң форум делегатлары Казанның “Кол Шәриф”, “Мәрҗани”, “Апанай”, “Рауза,” “Казан нуры”, “Кабан арты” мәчетләрендә җомга намазын укыдылар.

Намаздан соң делегатлар “Казан” Агросәнәгать паркында  юл тоттылар. Биредә тиздән “Милли тормыш һәм дин” XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының рәсми ачылышы булачак. Шулай ук  Агросәнәгать паркында “Kazan Halal Market” Хәләл сәүдә ярминкәсе дә оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*