Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Урама” халык фольклор ансамбле Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасында катнашты.
Ансамбль легендар җырчы репертуарыннан җырлар башкарды. Рәхимкуловның якташлары бик җылы кабул иттеләр, ди ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова.
2026 елның 18 маенда легендар татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тууына 100 ел булачак (1926–1997). Ул — татар музыка сәнгатенә үзешчәннәр сафыннан килеп, милли моңны бөтен дөньяга таныткан бөек шәхес.