Истанбулда яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның Татарстан китап нәшриятында «Мәрьям Буби» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.
Китап мәгърифәтче Бубиларның Төркиядәге дәвамчыларын өйрәнү һәм татар мөһаҗирлек тарихының яңа сәхифәләрен ачу максаты белән язылган.
Россия һәм Төркия тарихының кискен борылыш елларындагы (1917–1924) вакыйгалар шаһиты булган, катлаулы гомер юлы узган Мәрьям Бубины һәм «Буби» мәдрәсәсенә кагылышлы төрекчә чыганакларны өйрәнүгә багышланган бу хезмәт татар мәдәнияте, мәгарифе һәм тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә, диелә китапның тасвирламасында.