Түбән Мактаманың 62 нче балалар бакчасына йөрүчеләр «Сәйяр» республика фестивалендә гран-при алдылар.
Балалар Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасыннан күренеш күрсәттеләр. Моңа кадәр алар муниципаль конкурста җиңгәннәр иде инде.
Җиңү өчен коллектив 300 мең сум грант, ә спектакльдә катнашучы һәркем 3 мең сумлык сертификат алды.
Чыганак: almet-rt.ru