Бүген Бөтендөнья татар конгрессында юбиляр Индус Ризак улы Таһировның 90 яшьлеген билгеләп үттеләр.
Очрашуга профессор, тарихчы, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус аганың элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессының хәзерге җитәкчелеге, дуслары, чордашлары җыелган иде. Бәйрәмне шәхес һәм тарих белән бәйләп ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габделгаяз улы улып барды.
Индус Ризак улын котлап, аның белән бергә конгресста эшләгән, вакытында урынбасарлары булган журналист, язучы Роза Туфитуллова, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, чордашы, әдәбят галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов чыгыш ясадылар. Алар барысы да Индус Таһировның милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләделәр.
Беренче рәисне котларга озак еллар Бөтендөнья конгрессын җитәкләгән Закиров Ринат Зиннур улына да сүз бирелде. Ул Индус агага соклану һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
Ахырдан сүзне юбиляр үзе алды. Ул әлеге чараны оештырган конгресс җитәкчелегенә, хөрмәт итеп килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Индус Ризак улын тагын бер кат юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш теләп калабыз!





