ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арча педагогия көллияте студентларына Бөтендөнья татар конгрессы стипендияләре тапшырылды
Арча педагогия көллияте студентларына Бөтендөнья татар конгрессы стипендияләре тапшырылды

Арча педагогия көллияте студентларына Бөтендөнья татар конгрессы стипендияләре тапшырылды

Бүген 25 май көнне Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында чыгарылыш төркем студентларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды.

Бәйрәмнең махсус кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы булды.

Көллияттә 2014 нче елдан башлап, һәр ел саен сәләтле, талантлы студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле  стипендиясе бирелә.

Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, Стипендия комиссиясе карары белән көллиятнең тәртипле,  талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән район,  шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан,  татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятне яхшы белгән зыялы  студентларына исемле стипендияләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*