Менделеевск районынының Татар Тәкәше авылында яңа «Ихлас» мәчете үз ишекләрен ачты. Тантанада дәрәҗәле кунаклар: Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәдәров, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, “Ихлас” мәчете имамы Фоат хәзрәт Рамазанов, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, аксакаллар, төзелешне башлап җибәрүчеләр һәм хәйриячеләр катнашты.
Тантана Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриевның Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте.
Аннары Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм аларның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерде.
Мәчет бинасы 9 ай эчендә бөтен авылдашлар көче белән төзелә. Аллаһ йортын төзүне башлап йөрүчеләр һәм ахырына җиткерүчеләр булып Аксубай районының Ямбай авылында туып-үскән Рәйсә абыстай һәм Илсур Җәләловлар гаиләсе тора. Алар моннан берничә ел элек Менделеевск районының Татар Тәкәше авылына күченеп килгәннәр. Төзелешкә МХОда һәлак булган каһарман Илназ Миңдубаев гаиләсе – аның Түбән Камада гомер итүче әнисе Миңдубаева Руфия Сабирҗан кызы һәм сеңлесе Гүзәл Илдус кызы зур финанс ярдәме күрсәткән. Алар МХОда һәлак булганнарның гаиләләренә тиешле булган түләүләрне «Ихлас» мәчете төзелешенә күчергән. Менделеевск районы Татар Тәкәше авылы халкы, рәхмәт йөзеннән, мәчет ачылганда, Илназ Миңдубаев хөрмәтенә дә мемориаль такта куйды һәм аның рухына күмәкләшеп дога кылды. Аның әнисе Руфия Миңдубаева да, Җәләловлар гаиләсе кебек үк, Аксубай районыннан. Ә Илназ Миңдубаев МХОга Түбән Камадан киткән. Мәчет төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен, каһарманның әнисе Руфия Сабирҗан кызына һәм сеңлесе Гүзәл Илдус кызына Менделеевск районы башлыгы рәхмәт хаты тапшырылды.
Таш мәчет 54 квадрат метр мәйданлы бер катлы бинадан тора, мусәлләсе 45-50 кешене сыйдыра. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, мәчеттә заманча тәһарәтханә, шулай ук кухня да эшли. Бина инженерлык коммуникацияләренә тоташтырылган: су, электр, газ бар. Мәчетне ачу тантанасы тәмамлангач, өйлә намазы укыдылар. Аннан соң мәчет ишегалдында корбан ашы узды: мәхәллә кешеләрен тәмле һәм хуш исле пылау белән сыйладылар.
Бүгенге көндә Менделеевск районында, яңа ачылган мәчетне дә кертеп, 13 мәчет эшли.
Чыганак:dumrt.ru