Иртыш буендагы Халыкара дәрәҗәдәге Сабантуй быел өченче тапкыр үткәрелә. Аның беренчесе 2022 елда Казахстанның Семей шәһәрендә, икенчесе 2024 елда Омск шәһәрендә узган иде. Бу Сабантуй 2 елга бер оештырылып килә. Милли үзенчәлегебезне, гореф-гадәтләребезне ачыктан-ачык күрсәткән бәйрәмнең чираттагысы Сургут шәһәрендә «2026 ел- Рәсәй халыклары бердәмлеге елы» уңаеннан оештырылуы очраклы түгел.
Иртыш Сабан туена әзерлек эшләре көз аеннан ук башланып киткән иде. Чара 7нче июнь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында үтәчәк.
Ханты-Манси Югра төбәге күпмилләтле төбәк булып санала. Биредә 140ка якын милләт вәкиле дустанә аралашып яши. Милләтара дуслыкны ныгытуга каралган чаралар да еш оештырылып тора. Дуслык-туганлык җепләрен ныгыту, элемтәләр булдыруның үзәгендә кайнаган милләттәшләребез халкыбызның телен, милли сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киң җәелдерү, аны киләчәк буыннарга тапшыру өлкәсендә гаять зур көч сала. Соңгы елларда Югра төбәге татарларының актив эшчәнлеге бермә – бер артты. Ару-талу белмәгән милләттәшләребез кунакларны бу бәйрәмдә дә киң колачын җәеп каршы алачак. Сургут, Түбән Варта, Мегион, Покачи, Нефтеюганск шәһәре татар оешмалары “Татар утары” мәйданчыгы булдыруда катнашачак. Башка шәһәрләрдәге татар оешмалары вәкилләре дә оештыру эшчәнлегендә читтә калмаячак. Кул осталары остаханәсе, милли ашлар, уеннар, спорт ярышлары, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм тантанасына Кытай, Казахстан, Рәсәйнең башка төбәкләреннән дә кунаклар күпләп килер, дип көтелә.
Чара Ханты-Манси Югра хакимияте, Татарстан республикасы җитәкчелеге, Әлмәт муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессы, Сургут шәһәре хакимияте белән берлектә уздырылачак. Ике тугандаш татар һәм башкорт халыкларының уртак бәйрәме бүгенгесе көндә Халыкара дәрәҗәгә җитеп, милләтара дуслыкны ныгытуга яхшы этәргеч булып тора.
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра