Быел Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсының финалы Ульяновск өлкәсендә 21 июньдә үтәчәк. Чара Ульяновск өлкәсендәге «Булгарская застава» тарихи-мәдәни үзәгендә үтәчәк. Сайлап алу турына видеоязмалар 7 июньгә кадәр кабул ителә.
Конкурс татар милли көенә (макам) хас азан әйтү традицияләрен саклап калу, мөэзиннәрнең осталыгын арттыру һәм яшь буынны милли-дини рухта тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Конкурста 15яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнаша ала. 15-17 яшьлекләр өчен аерым номинация каралган. Азан татарның милли аһәңе һәм макамы буенча башкарылырга тиеш.
Проект Бөтендөнья татар конгрессы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.