Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы эш сәфәре белән Мамадыш районында булды. Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессы Мамадыш районы бүлеге җыелышында катнашты.
Җыелышта шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Михайлович Ефимов, Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш раойны бүлеге җитәкчесе Талипова Гөлнәзирә Василовна, райондагы төбәкче-тарихчы, мәгариф идарәсе җитәкчесе, имам-мөхтәсиб, Бөтендөнья татар конгрессының әгъзалары катнашты.
Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының Мамадыш районы җирле оешма җитәкчесе һәм составы сайланды. Җирле оешма җитәкчесе итеп МБУ «Мамадыш Үзәкләштерелгән китапханә системасы» директоры Шәрифуллина Лилия Зиннур кызы бертавыштан җирле бүлекчәнең яңа җитәкчесе итеп сайланды.