ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле сынчы Васил Маликов исемендәге II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. 
Күренекле сынчы Васил Маликов исемендәге  II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. 

Күренекле сынчы Васил Маликов исемендәге II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. 

Күренекле сынчы Васил Маликов исемендәге II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.  Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә. Конкурста  бөтен Россиядән сәләтле балалар, яшүсмерләр һәм 23 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала.

Бәйгегә эшләр 2026 елның 10 октябренә кадәр берничә номинациядә кабул ителә:
– һөнәрчелек традицияләре;
– новаторлык һәм оригинальлек;
– монументаль скульптура (фонтаннар һәм кече архитектура формалары эскизлары);
– академик рәсем.

Эшләр жюри тарафыннан берничә критерий буенча бәяләнәчәк, шул исәптән проектның бөтенлеге, осталык дәрәҗәсе һәм иҗади креативлык исәпкә алыначак. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә (7–10, 11–15 һәм 16–23 яшь ) билгеләнәчәк.

Катнашу өчен 10 октябрьгә кадәр гаризаны һәм эшләрнең фотоларын ak.kalfak@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурста катнашу түләүсез. Лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы 2026 елның ноябрендә йомгаклау күргәзмәсен ачу кысаларында узачак.

II Бөтенроссия Сынчы бәйгесенең нигезләмәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*