Бакуның тарихи үзәгендә бүген «Каспий Сабан туе» узды. Иске шәһәр бер көнгә Татарстанның гасырлык традицияләре җанландырган мәйданчыкка әверелде.
Бәйрәм кунакларын халык осталары, музыкантлар һәм артистлар каршы алды. Бәйрәмдә Татарстаннан махсус килгән артистлар белән беррәттән, урындагы татар иҗат коллективлары да катнашты. Быел «Каспий Сабан туе»н Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшел Үзән районы хакимияте оештырды.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында «Иске шәһәр» дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы идарәсенең рәисе Руфат Нәхид улы Мәхмүдов, Әзербайҗан Республикасының икътисад министры урынбасары Анар Адалят улы Әхмәдов, Әзербайҗанның мәдәният министры урынбасары Мурад Фәрит улы Гасанов, яшьләр һәм спорт министры урынбасары Фәрхәт Мәҗит улы Хаҗиев, Россия Федерациясенең Әзербайҗандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Михаил Николаевич Евдокимов, Беларусьның Әзербайҗандагы илчесе Пиневич Дмитрий Леонидович, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев,Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Павлович Афанасьев, Әзербайҗанда Татарстан Республикасының даими вәкиле Морат Әсфәндиәр улы Гаделшин, «Соллерс» ПАО Директорлар советы рәисе Адил Шамил улы Ширинов, Әзербайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге рәисе Дияз Максуд улы Әхмәтҗанов бар иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шайхразыев Татарстан Республикасы Рәисы Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан котлау хатын укыды.
Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан һәм Әзербайҗан коллективлары катнашында зур концерт оештырылды. Шулай ук Татарстан осталарының кул эшләре күргәзмәсе-ярминкәсе эшләде. Биредә кулдан ясалган эшләнмәләрне күрергә, традицион һөнәрләр белән танышырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.
Сабантуйның алыштыргысыз өлеше милли сыйлар булды. Кунаклар бәйрәмдә традицион татар ризыкларын татып карый алды, Татарстан кулинария традицияләре белән танышты.
Спорт ярышлары да зур кызыксыну уятты. Игътибар үзәгендә Сабантуйның бизәге булган көрәш турниры иде. «Каспий Сабан туе»ның абсолют батыры исеменә Амрах Исмайлов лаек булды. Данис Шакиров аңа сарык һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләрнең спонсоры «Соллерс» җәмгыяте (җитәкчесе Адил Ширинов) булды.





