«Бер өстәл артында» дип аталган шәһәр гастрономик фестивале вакытында «Швейцария» паркының төп сәхнәсендә Татарстан Республикасынан ALPAR этномузыкаль төркеме чыгыш ясады.
Тыңлаучылар татар музыкаль традициясенең аһәңе белән танышты. Музыкантлар курай, кубыз, думбыра, кыл-кубыз һәм башка милли уен коралларында уйнадылар.
Шулай ук фестивальнең мәдәни программасында Түбән Новгород өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтариятенең яшь активистлары да актив катнашты.
Татарстан Республикасынең Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-иҡтисади вәкиле Тимур Шәрәфетдинов һәм Түбән Новгород өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре «Алпар» төркеме музыкантлары белән аралашып, алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Нәтиҗәдә балалар һәм яшьләр өчен татар музыкасы, татар милли уен коралларына багышланган мастер-класслар оештыру күздә тотыла.