Тукай районы фермерлары һәм умартачылары 20 июньдә «Заречный» паркында узачак Төмән Сабан туе кунакларын гаҗәпләндерәчәк. Милли утар кысаларында делегация үзенең уникаль интерактив мини-умарталыгын тәкъдим итәчәк. Бу умарталыкның кортлары чакмый торган булуы белән үзенчәлекле булачак. Себер халкын атаклы татар балы белән сыйлаячаклар, аны җитештерү серләре турында сөйләячәкләр һәм иң тыныч кортларны ияләштергән данлыклы Закировлар династиясе белән таныштырачаклар.
Тукай районында Төмән Сабан туена әзерлек инде финиш сызыгына чыкты. Төмәнгә зур рәсми делегация һәм иҗат коллективлары юл тотачак. Быелның төп үзенчәлекләренең берсе сәүдә ярминкәсе булыр дип көтелә.
Умартачылык һөнәрен югары дәрәҗәдә күрсәтү өчен экспозиция оештыручылар тәҗрибә тупларга дип атаклы Закировлар гаиләсенең “Изге умарталыгы”на барганнар. Бу хуҗалык 1993 елдан уңышлы эшләп килә. Гаилә башлыгы Шәфкать Таһир улы Закиров коллегаларына осталыкның төп серләрен ачкан.
Закировлар умапталыгында Бакфаст токымлы умарта кортлары яши. Бу бөҗәкләр искиткеч тыныч холыклары белән аерылып тора, шуңа күрә Закировларның умарталыгын «Изге» дип йөртәләр. Оештыручылар моны үзләре тикшереп караган: умарталыкта саклагыч костюмнар һәм битлекләрсез дә тыныч кына хуҗа белән сөйләшеп торырга мөмкин. Кортлар бары тик ояга яки ана кортка куркыныч янаганда гына чага.
https://tukai-rt.ru/news/vesti/tukaevskii-raion-vezet-na-sabantui-v-tiumen-unikalnuiu-mini-paseku