Төмән округы, Каскара поселогы өлкәннәр китапханәсендә авылдашыбыз, яшь шагыйрә Альбина Сәйдимова белән җылы очрашу булып узды. Очрашуга сәбәп – аның себер татар телендә «Кешегә кеше кирәк» дип исемләнгән көтелгән тәүге шигырь китабының басылып чыгуы.
Альбина – ихлас һәм илһамлы кеше. Ул үзенең шигырьләрен укыды: тормыш, кешеләр, әни һәм әти, туган як, гади һәм мәңгелек хисләр турында – күңелгә үтеп керә торган юллар иде алар. Альбина Таһир кызы кунакларга үз тормышы, балачагы, ата йорты һәм кече Ватаны хакында сөйләде. Ул шигърияткә булган мавыгуы ничек башлануы, туган телдә шигырьләр язарга аны нәрсә илһамландыруы белән уртаклашты. Ә илһам аңа гади әйберләрдән килә: балалар белән бергәләп ясалган адымнар, якыннары белән әңгәмәләр, өйдәге тыныч кичләр, хәтта гади иртәнге эшләр дә. Ул көн саен үзе тоемлаган һәм күргән нәрсәләрне язып барырга тели.
Кичә өйдәгечә күңелле үтте. Дуслардан, туганнардан, авылдашлардан – Альбина иҗаты чын мәгънәсендә ачылыш булган кешеләрдән – җылы котлаулар яңгырады. Шагыйрәне музыкаль номерлар белән дә котладылар: «Дуслык» ансамбле, «Яшьлек» триосы, ә Илнара Абдрәхипова Альбина Таһир кызының сүзләренә һәм көенә язылган «Сагыну» җырын башкарды. Бәйрәм иясе үзе дә матур тавышлы һәм ул да бер җыр башкарды.
Күпсанлы котлауларга безнең китапханә дә кушыла. Альбинага туктаусыз илһам, яңа ачык юллар һәм иҗат процессы шатлык китерсен дип телибез. Чөнки кешегә кеше кирәк, ә шигырь һәм моң һәрдаим ярдәмгә килер, авыр минутта да.
Дания БАКИЕВА,
Төмән округы, Каскара авылы.
Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите