ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Новосибирск татарлары Казан җырчылары белән очрашты
Новосибирск татарлары Казан җырчылары белән очрашты

Новосибирск татарлары Казан җырчылары белән очрашты

Новосибирскидагы «Ак калфак» оешмасы җырчылар  Азат һәм Алсу Фазлыевлар белән иҗади очрашу оештырды. Очрашу Колыван районы Юрты-Ора авылының «Чат татарлары утары» музей комплексы чәйханәсендә узды. Анда 30 дан артык җирле халык җыелды. Кунаклар артистларның җырларын яратып тыңладылар, кушылып җырладылар һәм аларның дәртле көйләренә рәхәтләнеп биеделәр.

Очрашуда Колыван районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Бәбкина Нәсимә милли ризыклардан өстәл әзерләгән иде. Казанка авылыннан оста пешекче, төрле бәйгеләр җиңүчесе Хөснетдинова Фәния ханым кунакларны чәкчәк белән дә сыйлады.

Очрашуда катнашучылар әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткән Новосибирск татар мәдәни үзәге директоры Тихомирова Роза Шамил кызына,  Тарихи мәчет имамы Шагабетдинов Навил Хәсән улына: Ногманова Язгөл Наил кызына, Имангулова Рамилә Хәбибулла кызына һәм Хохликова Әлфия Роман кызына рәхмәт белдерәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*