ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рәҗәп Бәдретдинның «Томан тозагында» дигән китабы тәкъдим ителде
Рәҗәп Бәдретдинның «Томан тозагында» дигән китабы тәкъдим ителде

Рәҗәп Бәдретдинның «Томан тозагында» дигән китабы тәкъдим ителде

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Рәҗәп Бәдретдиннең «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Томан тозагында» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Чараның башында катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. «Чираттагы безнең зур бәйрәм. Моннан зур бәйрәм бар микән иҗат кешесе өчен. «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә бу 30нчы китап. Бүгенге көндә бу уникаль проект. Иң мөһиме – бу даими рәвештә яңа авторлар белән таныштыра», – диде ул.

«Казан утлары»ның баш редакторы Алмаз Гыймадиев Рәҗәп Бәдретдиннең иҗатына игътибар итте. Аныңча, соңгы елларда ул чын прозаикка әверелде. Әлеге әсәрдә автор язылган вакыйгаларны үзе кичергән шикелле итеп тасвирлаган.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева котлауларга кушылды. «Сезгә чиксез хөрмәтемне җиткерәм һәм шушы китабыгызны чыгару белән ихластан котлыйм. Язучылар берлеге исеменнән әлеге серияне булдырган, китапларны укучыларга тиз арада тапшырырлык итеп чыгара алган «Казан утлары» редакциясенә, «Татмедиа» оешмасына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*