23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда Республикакүләм “Татар кызы – 2026” бәйгесенең финалы узды. “Татар кызы” бәйгесе барлыкка килгәнгә 15 ел вакыт узган, ә Татарстан күләмендә ул 9 нчы тапкыр үткәрелә. Шушы еллар эчендә бәйгенең масштабы һәм географиясе чиксез киңәя.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров тантананы рәсми рәвештә ачып җибәрде. Ул, килгән кунакларны, тамашачыларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән кайнар сәламләде. “Гүзәл затларыбыз милләт сагында булсалар, ир-егетләребез илебез сагында!,” – дип ассызыклап узды Данис Фәнис улы. Әлмәт шәһәре җитәкчелегенә бәйгене Әлмәттә оештыруда ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәтләр житкерде, финалист кызларга уңышлар теләде.
Әлеге вакыйга республиканың мәдәни тормышында күренекле урын алып тора һәм киң жәмәгатьчелек игътибарын жәлеп итә.
Финалга кадәр ике атна дәвамында 11 кыз бәйгегә әзерләнде, иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән эшләде, экскурсия, мәдәни чараларга йөрделәр, ә инде финалда зур сәхнәдә үзләренең белем күнекмәләрен, ижади мөмкинлекләрен, милли традицияләргә тугрылыгын һәм шәхси үсеш дәрәҗәсен тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзәлары арасында Дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессныңы махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе, жюри рәисе Хәлиуллин Алмаз Фирдәвес улы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы, «Туган Авылым» милли комплексын гамәлгә куючы, «Туган Батыр» проекты җитәкчесе Абдрахманов Радик Мөхәрләм улы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Хашимова Нурия Минәхмәт кызы, Татарстан Республикасы «Татар кызы 2022» җиңүчесе, Дөньякүләм «Татар кызы 2024» бәйгесе финалисты, Дирекция массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча координатор
Исламова (Габдуллина) Энҗе Алмаз кызы булдылар.
Республикакүләм «Татар кызы-2026» бәйгесендә җиңуче булып Балтач районы кызы Зарипова Динә Азат кызы танылды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 100 мең сумлык сертификат бүләк ителде.
Номинацияләр:
“Иң ягымлы кыз” – Гыйләҗева Ясминә Радик кызы (Әтнә районы Олы Бәрәзә авылыннан)
“Иң җитез кыз” – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Әгерҗе районы)
“Иң сәләтле кыз” – Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (Балтач районы Көшкәтбаш авылы)
“Иң уңган кыз” – Минһаҗева Камилә Ришат кызы (Мөслим районы)
“Иң нәзәкатьле кыз” – Сафина Алия Илһам кызы (Актаныш районы)
“Иң ихлас кыз” – Зарипова Динә Азат кызы (Балтач районы)
“Иң назлы кыз” – Абдуллина Айсылу Айтуган кызы (Яр Чаллы шәһәре)
“Иң тырыш кыз” – Новосёлова Диана Анатолий кызы (Апас районы)
“Иң максатчан кыз” – Сибгатова Ризәлә Корбангали кызы (Лаеш районы)
“Иң сөйкемле кыз” – Закирова Сиринә Илнар кызы (Балтач районы)
“Иң иҗади кыз” Хәкимова Нәзирә Рәис кызы (Әтнә районы)
Республикакүләм “Татар кызы – 2026” бәйгесе тәмам. Алда Халыкара бәйге көтә. Быел ул октябрь аенда Төркмәнстанда үтәчәк.









