ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Быел Түбән Новгород Сабан туе үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак
Быел Түбән Новгород Сабан туе үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак

Быел Түбән Новгород Сабан туе үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак

Түбән Новгородның 1 Май исемендәге мәдәният һәм ял паркында быелгы Сабан туена әзерлек буенча күчмә эш киңәшмәсе узды.

Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әзерлек эшләрен актив дәвам итә.  Быел 25 июльдә Сабантуй Түбән Новгородның 1 Май паркында үтәчәк. Бәйрәм үзенең тарихи урынына кабат әйләнеп кайтачак.

Биредә 1980 еллардан бирле Түбән Новгород татарлары җыелган, халык бәйрәмнәре узган, танышулар булган һәм гаиләләр корылган. Соңгы елларда Сабантуй мәйданы шәһәрнең “Швейцария” паркына күчерелде. Быел исә фикер алышканнан соң бәйрәмне тарихи мәйданга кайтарырга булганнар.

Быел Түбән Новгород Сабан туена берничә мең кеше килер дип көтелә. Сабантуй — ул инде татар халкының милли бәйрәме генә түгел, ә чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы, күршелек һәм бердәмлек бәйрәме.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*