Хәзерге минутларда Пенза өлкәсенең Кузнецк районында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе хөрмәтенә кичке концерт бара. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шайхразыев ачып җибәрде. Ул барлык кунакларны Тукай телендә, татар телендә сәламләде. Чыгышында Васил Шәйхразыев Сабантуйның тарихи тамырларына, халыклар дуслыгына һәм Россиянең милли бердәмлегенә басым ясады.
“Пенза җирендә руслар, татарлар, мордва, чувашлар бер гаилә булып яшилар һәм үзара дуслык традицияләрен саклыйлар”, – дип әйтте Шайхразиев. Ул Пенза губернаторына Сабантуйны үткәрүдәге тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм оештыру эшләрендә Татарстан делегациясенең дә актив катнашуына игътибар юнәлтте.
Васил Шайхразыев Сабантуйның милли-мәдәни бәйрәм икәнен ассызыклады һәм Россиянең көче милли бердәмлек һәм халыклар дуслыгында булуын әйтте.