ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе уза
Бүген Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе уза

Бүген Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе уза

Бүген Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко катнашачак.

Бәйрәм иртәнге 9:00 да Татарстан Республикасының Кукмара районы һәм Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең татар ишегаллары эшчәнлеге белән башланып китәчәк. Шулай ук Пенза өлкәсендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен чагылдырган ишегаллар да эшләячәк. Пензаның 10 муниципаль районы Сабантуйда үз милләтләрен тәкъдим итәчәк.

Шулай ук иртәнге 9:00 да Россия халыклары ассамблеясының «Пенза – бердәмлек территориясе» дип аталган иҗади күргәзмәсе һәм «Түгәрәк уен» мәйданчыгы старт алачак. Анда барлык теләүчеләр вокал, хореография, чигү, бәйләү, агач эшләре, милли ризыклар пешерү буенча мастер-классларда катнаша алачак.

Иртәнге 10:00 да Балалар Сабан туе һәм спорт мәйданчыклары, интерактив мәйданчыклар һәм Пенза татарларының халык һөнәрләре һәм кулинария сәнгате күргәзмәләре эшли башлаячак.

Бәйрәмнең төп өлеше иртәнге 12:00 дә «Мәңге яшә, Сабантуй!» дип аталган театральләштерелгән прологтан башланачак һәм зур бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк.

Быелгы XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россия рекорды да куелачак. Пешекчеләр 1000 кг татар азуы әзерләячәк. Шулай ук 4000 кешегә исәпләнгән «Казан-шурпа» һәм «Казан чәе» мәйданчыклары да эшләячәк.

Көн дәвамында тамашачылар ат чабышларын,  татар көрәше буенча ярышларны һәм Сабантуйның традицион спорт уеннарын – аркан тарту, армрестлинг, гер күтәрү һ.б. карый алачак.

Күргәзмәләр, ярминкәләр, сату рәтләре көн буе эшләячәк.

XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена теләге булган һәркем килә ала. Кичә һәм бүген Пенза өлкәсенә Россиянең 50 төбәгеннән татарлар килде. Кунаклар саны 70 000 дән ким булмас дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*