Бүген Пенза өлкәсенең Дәхтәрни авылында татар халкының милли бәйрәме — XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе үз эшен башлап җибәрде. Бу чарага Россиянең дистәләгән төбәгеннән кунаклар һәм катнашучылар җыелды.
Бәйрәмне оештыруга Татарстанның данлыклы Кукмара районы беркетелде. Нәкъ менә хәзерге минутларда Кукмара уңганнары үз мәйданчыкларында үзешчәннәр катнашында дәртле концерт программасын башлап җибәрде.
Кукмаралылар үзләренең ишегалдында милли уеннар да оештыра. Кукмараның данлыклы сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәре һәм дөньяга танылган продукциясе (металл савыт-сабалары, итекләре) тәкъдим ителә.




