Бу атнада – 16 ноябрьдә Томск каласында Татар мәдәнияте көннәре башланып китә. Алар 26 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Алдан хәбәр иткән Кариев театрының Себер гастрольләре дә Томсктагы бу мәдәни чаралар кысаларына керәчәк. Кисловка бистәсенең Мәдәният йортында нәни тамашачыларга 20 ноябрьдә “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) тәкъдим ителәчәк. Кич белән Халык иҗаты сарае сәхнәсендә Р.Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәк.
22 ноябрьдә – Томскның Татар мәдәнияте үзәгендә “Төньяк ислам, яки, җир читендәге ислам” стенды тәкъдим ителәчәк.
24 ноябрьдә – Татар мәдәнияте үзәге Әниләр көненә багышланган кичә үткәрә.
26 ноябрьдә Томск политехник университетының Халыкара мәдәни үзәгендә Вил Усмановның зур концерты үзачак.



 
					
				