17 гыйнварда татар язучылары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр әһелләре Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗев каберен зиярат кылдылар.
Исән булса Аяз Гыйләҗевкә 90 яшь тулыр иде…

1948-1950 елларда ул – Казан дәүләт университет студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.
Казанның Яңа бистә татар зияратында җирләнгән.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге
Ләбиб Лерон фотолары