«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады.
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Ф.Я.Уразаев хәбәр итүенчә, күргүзмә-ярминкәдә РФның 15 төбәгеннән 37 эшмәкәр катнаша: Башкортсан, Мордовия, Чувашстан, Татарстан республикалары, Түбән Новгород, Киров, Саратов, Оренбург өлкәләре, Пермь крае.