Хөрмәтле әдәбият һәм сәнгать сөючеләр!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә. Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 22 март көнне 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Чарада язучылар: Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылар: «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов катнашачак. Гүзәл бәйрәмнең алып баручылары Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова.