
Гран прины –114 бакчада тәрбияләнүче Гыйбадуллина Назилә яулады. 1 урында – 213 балалар бакчасыннан Хәйруллина Инзилә , 2 урынга Әскәрова Азалия (175 бакча) белән Шакирова Ясминә (112 бакча), 3 урынга 67 бакчадан Мөхәммәтҗанова Зәринә белән 206 бакчадан Дадаҗонова Сәйдә лаек булды. Бәйгедә катнашучыларга “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге мөхтәрәм жюри бәя бирде. Һәр катнашучыга дипломнар, бүләкләр бирелде. Гран при алган Назиләгә калфак та кидерделәр.