Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы-2018” бәйгесе узды

“Татар кызчыгы-2018” бәйгесе узды

Казанның Совет районы бакчалары  арасында “Татар кызчыгы-2018” бәйгесе узды. Аны төп оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе булды.  Бәйгедә 15 балалар бакчасыннан  16 кыз бала катнашты. Кызларыбыз  4 номинация буенча көч сынашалар. Тамашачылар ата-аналар һәм  тәрбиячеләр булды.

Гран прины   –114 бакчада тәрбияләнүче Гыйбадуллина Назилә яулады. 1 урында – 213 балалар бакчасыннан  Хәйруллина Инзилә , 2 урынга   Әскәрова Азалия (175 бакча) белән Шакирова Ясминә (112 бакча),  3 урынга  67 бакчадан  Мөхәммәтҗанова Зәринә  белән 206 бакчадан  Дадаҗонова Сәйдә лаек булды.  Бәйгедә катнашучыларга “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге мөхтәрәм жюри бәя бирде.  Һәр катнашучыга дипломнар, бүләкләр бирелде. Гран при алган Назиләгә калфак та кидерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*