Саратов өлкәсенең «Сарытау» яшьләр татар оешмасы өчен изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру күркәм традициягә әверелгән. Шулай, 26 май көнне Татар утарында 50гә якын кеше җыелган.
Ифтар Коръән-Кәрим сүрәләре уку белән башланган. Аннары яшьләр Рәшид хәзрәт вәгазьләрен тыңлаган. Шуннан ифтарга җыелганнар сый-нигъмәтләр табыны янына узып, милли ризыклар белән авыз ачкан.
Динара Ибраһимова фотолары