30 июньдә Чишмә районында Башкортстан мөселманнарының XV җыены үтәчәк. Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хөсәен-бәкне искә алу өчен килә.
Программада – “Мин Исламны өйрәнәм” төбәкара балалар һәм үсмерләр конкурсы, Башкортстан имамнарының тантаналы җыелышы, өйлә намазы, бәйрәм төшке ашы, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү.
Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашачак.Чараны үткәрү урыны: Чишмә поселогы, Парк урамы, 18, район Мәдәният сарае. Башлана сәгать 10да.
kiziltan.ru
(Фото cdum.ru сайтыннан)