1960 нчы елда туган. Борынга татар морзалары нәселеннән.
Бөтендөнья иҗтимагый үзәген оештыручы (1994-1998 елларда оешма рәистәше)
Белеме
Югары. Тарих фәннәре кандидаты (2011 ел).
Хезмәт эшчәнлеге
- 1988-1998 елларда – Казан шәһәренең Мәскәү районы мәктәбе директоры;
- 1998-2002 елларда – Россия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәистәше, җаваплы сәркатибе;
- 1997 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы.
- Федераль Сабан туе (2001 ел), Болгар җыены (2004) һәм “Түгәрәк уен” Бөтендөнья татар фольклор коллективлары фестивале (2008 ел) кебек гомуммилли форумнарның идеологы һәм оештыручысы;
- “Татарлар” телевизион программасы концепциясен эшләүче һәм беренче алып баручысы, “Мәйдан” (2002) радиотапшыруы алып баручысы, “Халкым минем” (2008) телевизион программасы концепциясен эшләүче.
- “Татарстанның эшлекле партнерлары” (2001) форумы оештыручысы.
- Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясен оештыручыларның берсе һәм директоры.
Бүләкләре
- «Казанның 1000-еллыгы уңаеннан» медале;
- Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты.
Элемтә өчен
- Телефон: (843)279-34-97
- Эл.почта: [email protected]