tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы
Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы

Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы

1960 нчы елда туган. Борынга татар морзалары нәселеннән.

Бөтендөнья иҗтимагый үзәген оештыручы (1994-1998 елларда оешма рәистәше)

Белеме

Югары. Тарих фәннәре кандидаты (2011 ел).

Хезмәт эшчәнлеге

1988-1998 елларда  – Казан шәһәренең Мәскәү районы мәктәбе директоры;

1998-2002 елларда – Россия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәистәше, җаваплы сәркатибе;

1997 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы.

Федераль Сабан туе (2001 ел), Болгар җыены (2004) һәм “Түгәрәк уен” Бөтендөнья татар фольклор коллективлары фестивале (2008 ел) кебек гомуммилли форумнарның идеологы һәм оештыручысы;

“Татарлар” телевизион программасы концепциясен эшләүче һәм беренче алып баручысы, “Мәйдан” (2002) радиотапшыруы алып баручысы, “Халкым минем” (2008) телевизион программасы концепциясен эшләүче.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” (2001) форумы оештыручысы.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү ассоциациясен оештыручыларның берсе һәм директоры.

Бүләкләре

  • «Казанның 1000-еллыгы уңаеннан» медале;
  • Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты.

Элемтә өчен

Телефон:  (843)279-34-97;
Эл.почта: [email protected]