Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Төркмәнстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, танылган рәссам Камил Вәлиәхмәтовны кабул итте. Очрашу вакытында сүз БТК БК бинасын эчке яктан җиңелчә реставрацияләү, ягъни милли бизәкләр белән баету мөмкинлеге хакында барды. Камил Вәлиәхмәтов Төркмәнстан рәссамнары берлеге әгъзасы. Аның рәсемнәре Төркмәнстанда, Русиядә, АКШта, Бөекбритания, Кытай, Франция, Швеция, Төркия, Австрия, Иран, Аргентина илләрендәге шәхси коллекцияләрне бизи. ...
Дәвам »Архив модератора: Мунира Сагидуллина
Заманча аралашу
Казан да Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе ярдәме белән он-лайн режимда пресс-конференциядә катнашты
Дәвам »
Яңа заман бәйгесе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.
Дәвам »
Кул эшеләре буенча мастер–класс
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы милләтебезнең кием атрибутикалары булган, калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс уздырачак. Әлеге мастер–класста Татарстан Республикасы районнарында һәм Русия төбәкләре җирлекләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмалары әгъзалары катнашуы көтелә. Мастер–класста катнашучыларның татар милли киеменнән килүе сорыла һәр оешмадан бары тик бер генә вәкил катнаша ала. Чара 8–10 сентябрь көннәрендә ...
Дәвам »
Саба районы хатын–кызлары берләшә
“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авыллары буенча да эшчәнлекне киң җәелдерде.
Дәвам »
Мәркәзебез кунаклары – “Күршелек” вәкилләре
Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә эшләп килүче “Күршелек” берләшмәсенең активистлары Казанга килде.
Дәвам »
Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады
Тугыз авылы (Төмән өлкәсе) мәдәният йорты каршында ачылган музейда бүгенге көндә 300 артык экспонат бар.
Дәвам »
Бардада – Тукай бакчасы
Пермь крае Барда районында зур һәм мөһим проект тормышка ашырыла.
Дәвам »
“Бәхетле балачак” конкурсы күңелләрдә җылы хисләр калдырды
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Бәхетле балачак” беренче интернет конкурста Тубыл балалары да катнаштылар.
Дәвам »
Шәҗәрә-тарих, нәсел бәйрәме
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә Көлмәмәтьевлар нәселенең очрашу тантанасы узды.
Дәвам »