tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы хатын–кызлары берләшә
Саба районы хатын–кызлары берләшә

Саба районы хатын–кызлары берләшә

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе март аенда оешты.

“Ак калфак”ның төп эшчәнлеге татар хатын-кызларының мәнфәгатьләрен кайгыртуга, туган телебезне саклау, милли гореф-гадәтләребезне торгызуга юнәлдергән. Оешманың Саба районы бүлекчәсен Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова җитәкли. Оешмада әгьза булып торучы хатын-кызлар арасында хакимият органнарында эшләүчеләр, матбугат, мәдәният, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар, табиблар, юристлар бар.

“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авыллары буенча да эшчәнлекне киң җәелдерде. Авыл китапханәләре каршында оешкан 20 бүлекчә даими эш алып бара. Аларның максатлары:  яшь буынны милли рухта тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен таныту, китапханә чаралары аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүне ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Оешма барлыка килгән көннән шактый гына чаралар уздырылып килә. Мәсьәлән, март аенда “Нәүрүз” бәйрәменә багышлап;  апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан; май аенда Гаилә көне уңаеннан түгәрәк өстәлләр һәр бүлекчәдә чаралар уздырылды.

Июнь аенда милли бәйрәмебез “Сабантуй”! Бу көннәрдә “Ак калфак”  бүлекчәләре бирнә җыю йолалары оештырдылар, бирнә җыюда катнаштылар. Гореф гадәтләрне искә алып, милли матур итеп атны бизәп, балалар белән гармунга җырлап Сабантуйга бирнәләр җыелды бу көнне. Авылдашлар көтеп алып коймаклар, чәй, тәмле конфетлар белән сыйладылар. Бик матур һәм күңелле узды Сабан-туй бирнәсен җыю йоласы.

Шулай ук, Милли гореф-гадәтләрне саклау максатыннан Иләбәр “Ак калфак” бүлекчәсе “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә авыл китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Балаларга Нурзия Сергееваның “Әбиемнең сандыгы” исемле китабы тәкъдим ителде. Соңыннан, музей почмагында сакланучы тарихи экспонатлар нигезендә, танып-белү сәгате уздырылды.

Саба район үзәк китапханәсендә “Гаяз Исхакый иҗатында хатын-кыз образлары” темасына әдәби кичә уздырылды. Хатын-кыз… Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары… Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын- кыз образын тудыра.  Чарада катнашучылар: “язучы иҗатында хатын-кызлар милләт өчен көрәшүче дә, мәгърифәтче дә” – дип сөйләделәр.  Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, әдәби кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Район Сабантуенда “Ак калфак” бәйгесе уздырылды. Аның максаты халыкны милли рухта тәрбияләү. Бәйгедә теләге булган һәркем кулдан эшләнгән калфак белән катнашты. Барлыгы 14 кешедән 24 калфак кабул итеп алынды. Бәйгедә 11 яшьтән алып 56 яшькә кадәрле хатын-кызлар катнашты. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*