tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста кунак бар
Конгресста кунак бар

Конгресста кунак бар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Төркмәнстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, танылган рәссам Камил Вәлиәхмәтовны кабул итте.

Очрашу вакытында сүз БТК БК бинасын эчке яктан җиңелчә реставрацияләү, ягъни милли бизәкләр белән баету мөмкинлеге хакында барды.

Камил Вәлиәхмәтов Төркмәнстан рәссамнары берлеге әгъзасы. Аның рәсемнәре Төркмәнстанда, Русиядә, АКШта, Бөекбритания, Кытай, Франция, Швеция, Төркия, Австрия, Иран, Аргентина илләрендәге шәхси коллекцияләрне бизи. 1981 елдан төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*